Быелгы ел үзенең истәлекле датасы белән хәтердә калачак- быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Барлык чаралар әлеге датага багышланган.

2015 елның 13 феврале, җомга
Быелгы ел үзенең истәлекле датасы белән хәтердә калачак- быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Барлык чаралар әлеге датага багышланган.  Бәйрәмнәрнең төрле формада булуы да мөхим. Әйтик, " Кыюлык" дәресләре, истәлекле көннәр, Ветераннар белән күрешү, тылавикларның хәлләрен белешү, сугышта катнашкан авылдашларны барлау һәм аларның кайсы полкта хезмәт итүләренең эзләнү эшләренә карата конкурслар оештыру кебек чараларны уздыру. Хәзерге вакытта Айдар мәдәният йортында "Онытылмас бу еллар гомергә..." исемле стенд төзү эше алып барыла. Барлык  мәдәни чаралар патриотик тәрбия бирү йөзеннән үткәрелә. Бүгенге яшьләр шуны аңларга тиеш: нинди авырлыклар белән безнең бабаларыбыз тынычлык өчен зур көрәш алып барганнар. Безнең һәрберебезнең бурычы-  Туган илебезне саклау һәм яклау! Аңа мәңге тугры калу!  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International