Еллар үткән саен, Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар саны кими бара.

2015 елның 17 феврале, сишәмбе

Еллар үткән саен, Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар саны кими бара. Ләкин аларга булган ихтирам, хөрмәт хисе югалмый. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Сауш урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары авылыбызда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сираҗетдинов Рифкать абыйга даими ярдәм итеп торалар. Аңа булышырга барганда, сугыш чоры вакыйгаларын Рифкать абый тәфсилләп сөйләп күрсәтә. Ул үзенең сугыштан соңгы тормышы турында да бик озаклап сөйли.  Аның искиткеч матур картиналар ясау остасы икәнен дә укучылар ветеран өендә эленеп торган рәсемнәргә карап белделәр.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International