Чарада төрле конкурслар, уеннар уздырылды. Укучылар шагырьнең ижаты, тормыш юлы белән таныштылар һәм үзләренең белемнәрен курсәттеләр.
Стендка Шәтке авылыннан һәм Теләче районыннан чыккан язучыларның фоторәсемнәре һәм иҗатлары турында мәгълуматлар куелды.
Түгәрәк өстәл артында фикерләр алышынды. Хатын-кызның тормыштагы роле, гаилә серләре, килен-кайнана мөнәсәбәтләре темалары буенча сүз алып барылды. Милли бәйрәмнәребезне ничек үткәрү, алда торган халыкара хатын- кызлар бәйрәме 8 мартны оештыру һәм башка темаларга сөйләшүләр үткәрелде.
Җыенда Теләче муниципальрайоны башлыгы Зарипов Илдус Фатихович, Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары – Чукин Артем Викторович һэм торле оешма житәкчеләре катнашты.