9 – май Җиңү Көненә багышланган балалар рәсемнәре һәм плакатларының IV Республика бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды. Бәйге Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе тарафыннан үткәрелде.
Әлеге бәйгедә безнең китап укучыларыбыз да катнаштылар. Актив катнашканнары өчен алар дипломнар белән бүләкләнделәр. Алар арасында: Закиров Руслан - Теләче урта мәктәбенең 7 - а сыйныфы укучысы, Фатихов Динар – Теләче урта мәктәбенең 4 – б сыйныфы укучысы, Фатихов Руслан – Теләченең 3нче номерлы “Шатлык” балалар бакчасында тәрбияләнүче.
Шул уңайдан 2015 елның 13 февралендә Теләче Үзәк балалар китапханәсендә балаларга Дипломнар тапшырылды һәм китапханә хезмәткәрләре киләчәктә дә бергәләп хезмәттәшлек итәргә чакырдылар һәм иҗади уңышлар теләделәр.