Тәрбияче Муликова Г.Ф. әзерләгән әлеге дәрес халык әкиятләренә нигезләнеп, “Кыю тычкан баласы” дип исемләнгән иде. Дәрес барышында балалар танылган әкият геройларын, алар үткән сынауларны сүрәтләргә тиеш иде. Шул рәвешле балалар тәрбияче тасвирлаган әкиятнең сюжетын кәгазьгә төшерде.
Ризык тәмле, сыйфатлы булсын өчен бакчабыз повары Галявиева Разина Хакимзяновна бик зур тырышлык куя. Ризык меню нигезендә төрләндерелә, витаминлы ризыклар белән баетыла.
Китапханәче Рузалия Шайдулла кызы үзе белән яңа китап һәм журналлар алып килде.
Рузалия Шайдулла кызы балалар белән дуслык турында әңгәмә үткәрде. Балалар китапханәче белән бергә дуслык, дуслар турындагы мультфильм һәм әкиятләрне искә төшерделәр. Балалар китапханәчене игътибар белән тыңладылар һәм сорауларына җавап бирделәр. Ахырдан алып килгән китап һәм журналлар карадылар.
Ярышта барлыгы 12 команда, 122 укучы катнашты.
Егетләр арасында командалар беренчелегендә:
1 урын- Теләче урта мәктәбе
2 урын- Иске Җөри урта мәктәбе
3 урын- Олы Нырсы урта мәктәбе
Кызлар арасында командалар беренчелегендә:
1 урын- Теләче урта мәктәбе
2 урын- Олы Нырсы урта мәктәбе
3 урын-Шармыш төп мәктәбе.
Әлеге театральләштерелгән концерт программасында бер кеше дә читтә калмый,укучылар да,укытучылар да һәм шулай ук мәдәният хезмәткәрләре дә. Бу концерт жюри каршында 20 февраль көнне күрсәтеләчәк.
Укучыларга презентация күрсәтелде, шагыйрьнең иҗатына багышланган китаплар белән таныштыру оештырылды.