Куб, өчпочмак, квадратлар... Бу геометрик фигураларны танып белү дәресләре балалар бакчасыннан ук башлана.

2015 елның 13 феврале, җомга

Куб, өчпочмак, квадратлар... Бу геометрик фигураларны танып белү дәресләре балалар бакчасыннан ук башлана. Аларда балалар мондый төр фигураларны уенчык итеп кенә күрми, ә предметның зурлыгы яки кечкенәлеген өйрәнү өчен файдалана. Төзелеш предметларын хәтерләтүче фигураларны өйрәнү дәресе безнең бакчада тәрбияче Дәүләтшина Р.Н. төркемендә үтте. Әлеге “Ике куб ярдәмендә манара төзү” дип аталган дәрестә кече яшьтәге кечкенәләр төркем балалары катнашты. Алар дүрт төстән торган уенчык төзелеш материалларыннан манара төзергә өйрәнделәр. Шулай ук предметларны конструкторлау, бер-берсенә тәңгәл китерү серләренә төшенделәр. Тәрбиячеләре һәм дәресне алып баручы Дәүләтшина Р.Н. әйтүенчә, балалар әлеге дәресләрдә аеруча актив, алар уенчыклардан төрле төзелеш объектлары төзи, үзләренең хезмәтләренә сөенәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International