12 февраль көнне Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты, сугышчы – антифашист Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тематик кичә үткәрү өчен, Теләче урта мәктәбенең 4 б һәм 4 в сыйныфларында булдылар. Укучыларга презентация күрсәтелде, шагыйрьнең иҗатына багышланган китаплар белән таныштыру оештырылды.
Без шагыйрьнең иҗаты белән генә танышыштырырып калмыйча, балаларга нинди коточкыч, түзә алмаслык шартларда да, үлеменең котылгысыз икәнен анык аңлаган хәлдә дә тормыш дәрте, яктылыкка, яхшылыкка һәм яратуга багышланган шигырьләр тууы хакында төшендерергә теләдек.