Узәк авыл мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган стенд төзелде. Стендны ясаган вакытта клуб мөдире ветераннар советы рәисе Газизов М.М. белән киңәшләште. Шушы көннәрдә генә алар ясалган стенд янында очрашу уздырылды.