Бүген бакчабызның урта төркеменә йөрүче балалар аппликация элементлары белән рәсем ясау серләренә төшенде. Тәрбияче Муликова Г.Ф. әзерләгән әлеге дәрес халык әкиятләренә нигезләнеп, “Кыю тычкан баласы” дип исемләнгән иде. Дәрес барышында балалар танылган әкият геройларын, алар үткән сынауларны сүрәтләргә тиеш иде. Шул рәвешле балалар тәрбияче тасвирлаган әкиятнең сюжетын кәгазьгә төшерде.
Нәтиҗәдә һәр баланың рәсемендә батыр тычкан баласы белән аның зирәк дәү әнисе пәйда булды. Мондый төр рәсемнәр һәр балада кызыксыну һәм тасвирлау теләге уята. Алар шатланып иҗат итә.