Безнең Иске Җөри балалар бакчасы авыл китапханәсе белән бик нык элемтәдә тора һәм менә яңадан китапханәче Рузалия Шайдулла кызы безгә кунакка килде. Ул үзе белән бергә яңа, төрле төсле китап һәм журналлар алып килде.
Рузалия Шайдулла кызы балалар белән дуслык турында әңгәмә үткәрде. Балалар китапханәче белән бергә дуслык, дуслар турындагы мультфильм һәм әкиятләрне искә төшерделәр. Балалар китапханәчене игътибар белән тыңладылар һәм сорауларына җавап бирделәр. Ахырдан алып килгән китап һәм журналлар карадылар.
Балаларга китапханәче белән очрашу бик нык ошады һәм алар кунагыбызны яңадан бакчабызга чакырып калдылар.