Алар үзләренең үткән тормышы турында сөйләделэр. Бүгенге тормышның нинди рәхәт икәнлеген, бу тормышның кадерен белеп яшәргә кирәк икәнлеген әйттелэр.
Бу хыялларны тормышка ашырырга илебездә кертелгән “ГТО” комплексы ярдәм итәргә тиеш. Бүген укучыларыбыз ГТО нормаларының бер өлешен тапшырды. Иң яхшы күрсәткечләргә 3 сыйныфтан Шакиров. Н, 9 сыйныфтан Хасаншин. Н, Ситдикова. Л ирештеләр.
Китапханәче Гильмутдинова Рузалия укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында» 2014 елның 24 декабрендәге 1020 номерлы Карары белән, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре базасында башкарылучы дәүләт, муниципаль һәм башка хезмәт күрсәтүләрнең якынча исемлеген раслау турында» 2012 елның 21 июнендәге 539 номерлы Карары белән расланган Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре базасында башкарылучы дәүләт, муниципаль һәм башка хезмәт күрсәтүләрнең якынча исемлегенә үзгәрешләр кертелде.
Ул туган ягыбыз табигатенең иң ямьле урыннарын, сыйныфташларын, укытучыларын, гаиләсен фотога төшерергә бик ярата. Әдилә "Безгә Яңа ел килә" дип исемләнгән республикакүләм фотографияләр конкурсында катнашып, район күләмендә җиңүче булды. Укучыга Балалар иҗат үзәгенең Грамотасы тапшырылды.