9 нчы февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның туган көне уңаеннан “Шагыйрьнең йөз аклыгы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Китапханәче Гильмутдинова Рузалия укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.