Узган айның нәтиҗәлэре буенча 1 нче сыйныф укучысы Чулпан Мөбәракшина җиңүче дип табылды.Аңа грамота белән истәлекле бүләк тапшырылды.
Авыл китапханәчесе Альбина Рахматуллина укучыларны китапханәдә үз-үзеңне тоту, китап белән сак эш итү кагыйдәләре белән таныштырды. Аннан соң китап дөньясына кызыклы сәяхәт булды, укучылар яңа китаплар белән таныштылар. Бу кичә балаларга бик ошады.
Субаш авыл клубыда «Минем тормышымда спорт» дип исемләнгән ярышлар булып узды. Шашка,шахмат һәм волейбол ярышларыннан соң кичә яшьләр өчен дискотека белән тәмамланды.
Шушы максат белән Максабаш авылы китапханәчесе 8 февраль көнне шул авылда яшәүче тыл ветераннарының өйләренә йөреп, хәлләрен белешеп, китапханәгә “Онытырга хакыбыз юк” дип аталган стенд эшләү өчен материаллар җыйды.