2015 елның 10 гыйнварында Олы Кибәхуҗа авылы башлангыч сыйныф укучылары, укытучылары Кәдрия Мустафина җитәкчелегендә Казаклар авыл китапханәсенең кунаклары булдылар.

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе

2015  елның 10 гыйнварында Олы Кибәхуҗа авылы башлангыч сыйныф укучылары, укытучылары Кәдрия Мустафина җитәкчелегендә Казаклар авыл китапханәсенең  кунаклары булдылар. Авыл китапханәчесе Альбина Рахматуллина укучыларны китапханәдә үз-үзеңне тоту, китап белән сак эш итү кагыйдәләре белән таныштырды. Аннан соң китап дөньясына кызыклы сәяхәт булды, укучылар яңа китаплар белән таныштылар. Бу кичә балаларга  бик ошады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International