ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

 Югары Мәтәске авылы клубында спорт ярышлары даими уткәрелеп тора. Клубта бильярд, шахмат ярышы булып узды. Бу уенда авыл яшьләре бик теләп катнашты.

 

    

Экспонатлар арасында элеккеге мич, кое кебек экспонатлар тупланган.

3
февраль, 2015 ел
сишәмбе
7  нче сыйныфта чираттагы татар әдәбияты дәресе Фатих Кәрим иҗатына багышланды. Дәреснең  максаты укучыларны Ф. Кәрим иҗаты белән таныштыру, Бөек җиңүнең 70 еллыгын ил тарихында иң әһәмиятле вакыйга буларак тагын бер кат ачыклап китү иде. 

Мәктәптә уку тизлеген тикшерү кабул ителгән. Балага укырга текст бирелә, ул аны бер минут укый һәм укыган сүзләр саны санала. Уку тизлеге елга 2 тапкыр тикшерелә. 

Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Заһидуллина Роза Тимерхановнаның «Ирек мәйданы» газетасында “Теләчедә самолет янган” дип исемләнгән мәкаләсе дөнья күрде. “Һәрбер кеше үз гомерендә нинди дә булса бер изге эш эшләп калдырырга тиеш дип уйлыйм, - дип әйтә Роза Тимерхановна. – Шул максат белән укучы балаларны әлеге изге эшкә тартып, батыр егетләрнең исемнәрен халыкка  таныта алуыбыз белән бәхетлебез без, - ди ул. 

Тормыш  шулай  корылган -  без  юлларсыз  яши  алмыйбыз.  Ә  юл -  бер- берсен  узышып  чап-кан  машиналар  ташкыны  һәм  ашыгучы  җәяүлеләр. Юлларда  аварияләр  үзләреннән – үзләре  барлыкка  килми. 
Быел илебез халкы Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп утә.Шул уңайдан  31 январь көнне Урта Мишә авылы клубында 70 еллыкка багышлап  "Истә-һаман да истә" исемле стенд эшләнелде. 

2 февраль- Сталинград сугышын искә алу көне уңаеннан мәктәптә тәрбия сәгатләре үткәрелде. Укучылар Ленинград блокадасы турында чыгышлар ясадылар, сорауларга җавап бирделәр, соңыннан презентация карап фикер алышу булды.

31 январь  көнне мәктәптә  “Студентлар белән очрашу” булып узды. Әлеге очрашуга  студент кызлар, егетләр чакырылды.  Алар  студент тормышы турында сөйләде,  укучыларга, укытучыларга  теләкләрен  җиткерделәр.  Очрашу җыр-бию, уен-көлке, кызыклы викториналар белән үрелеп барды. Бәйрәм ахырында дискотека үткәрелде. 

Акрын гына җиргә йомшак кар бөртекләре төшә. Учларыңны куй да, кар бөртекләрен җый. Кара, алар нинди гаҗәеп! Кар бөртекләре төрле-төрле. Аларның хәтта исемнәре бар: йолдыз, йомшаккай, керпе һ. б. Күпме матур рәсемнәр ясарга мөмкин! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International