7 нче сыйныфта чираттагы татар әдәбияты дәресе Фатих Кәрим иҗатына багышланды.

2015 елның 3 феврале, сишәмбе

7  нче сыйныфта чираттагы татар әдәбияты дәресе Фатих Кәрим иҗатына багышланды. Дәреснең  максаты укучыларны Ф. Кәрим иҗаты белән таныштыру, Бөек җиңүнең 70 еллыгын ил тарихында иң әһәмиятле вакыйга буларак тагын бер кат ачыклап китү иде. Дәрес барышында укучылар төркемнәргә бүленеп,  Ф. Кәрим шигырьләре нигезендә, җиңү көненә багышланган бәләкәй күләмле шигырьләр иҗат итеп карадылар. Бу алым күпчелек укучыларның беренче тапкыр үз каләмнәрен иҗади яктан сынап карауга этәргеч булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International