Төрле ВУЗларда белем алучы студентлар ,үз тормышлары, уку йортлары , булачак һөнәрләре турында кызыклы итеп сөйләделәр. Укучыларда бу очрашу булачак һөнәр сайлауда кызыксыну уятты.
Бәйгедә 5 сыйныф җитәкчесе катнашты. Алар берничә этапны үттеләр. Сыйныф җитәкчеләре бала тәрбияләүдә үзләренең проблемаларын, алымнарын сөйләделәр. Шармаш авылы мәктәбе сыйныф җитәкчесе Аркадьева Людмила Леонидовнаның җиңүчеләр арасында булуына без бик шатланабыз.
Олы Кибзхуҗа авылы мәктәп укучылары бу ярышта бик теләп катнаштылар һәм призлы урыннар яуладылар. 11 сыйныф укучылары Гаязетдинов Рүзәл, Бадретдинов Айнур-1 урын,Хузяхметов Рафил-2 урын, 10 сыйныф укучысы Мубаракзянов Адел, Исламов Рүзәл -3 урын алып, мәктәбебез командасын 1 урынга чыгардылар.
Алар көче белән утыртылган матур-матур гөлләр китапханәбез бизәге булып тора.