Шул уңайдан 31 январь көнне берләшмәгә йөрүче ханымнар белән төрле узорлы носкилар, башмаклар бәйләргә өйрәндек. Кемнәрдер мендәр өсләренә матур итеп чигү чиктеләр.
Бу чара барышында балалар белән кышкы матурлык турында әӊгәмә үткәрелде, кыш турында табышмаклар, мәкальләр искә төшерелде. Балалар үзләренеӊ рәсемнәрендә кышкы матурлыкны тасвирладылар.
Яңалыклар: 28 гыйнвар көнне мәктәп укучылары авыл җыенында бик матур итеп әзерләнгән концерт күрсәттеләр. 29 гыйнвар көнне безнең мәктәбебездә “Сыйныф җитәкчесе – 2015” республика конкурсының район туры үткәрелде. Бәйгедә районның иң актив 5 сыйныф җитәкчесе катнашты. Безнең мәктәбебез данын яклап башлангыч сыйныф укытучысы Гаязетдинова Әлфия Имаметдинова катнашты. Ул “Вдохновенье” номинациясендә җиңүче булып танылды. 29 гыйнвар көнне 1997-99 елгы укучылар арасында кул көрәше буенча район беренчелеге узды. Безнең мәктәп укучылары бу ярышта бик теләп катнаштылар һәм призлы урыннар яуладылар. 11 сыйныф укучылары Гаязетдинов Рүзәл, Бадретдинов Айнур -1 урын, Хузяхметов Рафил - 2 урын, 10 сыйныф укучысы Мубаракзянов Адел, Исламов Рүзәл -3 урын алып, мәктәбебез командасын 1 урынга чыгардылар.
Зөлфия апалары укучыларга кайсы китаплардан файдаланырга мөмкин булуын әйтте. Интернет чыганакларның кайсыннан кулланырга кирәклеген күрсәтте. Укучыларны кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап бирде. Китапханәче һөнәре турында сөйләде.
Укучылар әлеге сөйләшүдән үзләренә кирәкле шактый гына мәгълүмат алдылар. Киләчәктә төрле һөнәр ияләре белән очрашулар үткәрелсә яхшы булыр иде дигән теләкләрен җиткерделәр.