31 нче гыйнвар көнне 9 нчы сыйныф укучылары мәктәп китапханәсендә булган, һөнәри юнәлеш буенча тупланган китаплар белән танышу максатыннан, мәктәп китапханәчесе Зөлфия Каюмовнага мөрәҗәгать иттеләр. Зөлфия апалары укучыларга кайсы китаплардан файдаланырга мөмкин булуын әйтте. Интернет чыганакларның кайсыннан кулланырга кирәклеген күрсәтте. Укучыларны кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап бирде. Китапханәче һөнәре турында сөйләде.
Г.Нуретдинова “Китапханәче һөнәре”
Һөнәрләр җирдә күп төрле,
Һәр кешенең була үз юлы.
Иң мөһиме- аның хезмәтенең
Башкаларга кирәк булуы.
Сайлау авыр, авыр табу җирдә
Нәкъ сиңа дип сузган юлларны,
Ә бер тапсаң, гөрләп эшләп була
Шатландырып тирә-якларны.
Китапханә эше - җиңел түгел,
Тоелса да читтән шулайрак,
Укучылар риза булсын дисәң-
Тырышырга кирәк ныграк.
Иң белемле, иң укыган булу-
Кирәк әгәр монда эшләсәң,
Көлеп китәр синнән укучылар
Һәр әдипне әгәр белмәсәң.
Белү кирәк барча язучыны,
Аерым-аерым һәрбер әсәрне,
Рус теле, математика,
Тарих кебек фәннәрне...
Укучылар әлеге сөйләшүдән үзләренә кирәкле шактый гына мәгълүмат алдылар. Киләчәктә төрле һөнәр ияләре белән очрашулар үткәрелсә яхшы булыр иде дигән теләкләрен җиткерделәр.