26 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр мәктәп күләмендә Афзалова Г.Җ җитәкчелегендә 7 сыйныф укучылары дежур торды.

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе

26 гыйнвардан 31 гыйнварга  кадәр мәктәп күләмендә Афзалова Г.Җ җитәкчелегендә 7 сыйныф укучылары дежур торды. Яңалыклар: 28 гыйнвар көнне  мәктәп укучылары авыл җыенында бик матур итеп әзерләнгән концерт күрсәттеләр.  29 гыйнвар көнне безнең мәктәбебездә “Сыйныф җитәкчесе – 2015” республика конкурсының район туры үткәрелде. Бәйгедә районның иң актив 5 сыйныф җитәкчесе катнашты. Безнең мәктәбебез данын яклап башлангыч сыйныф укытучысы  Гаязетдинова Әлфия Имаметдинова катнашты. Ул “Вдохновенье” номинациясендә җиңүче булып танылды. 29 гыйнвар көнне 1997-99 елгы укучылар  арасында кул көрәше   буенча район беренчелеге узды.  Безнең  мәктәп укучылары бу ярышта бик теләп катнаштылар һәм  призлы урыннар яуладылар.  11 сыйныф укучылары Гаязетдинов Рүзәл,  Бадретдинов Айнур -1 урын,  Хузяхметов Рафил - 2 урын, 10 сыйныф укучысы  Мубаракзянов Адел, Исламов Рүзәл -3 урын алып, мәктәбебез командасын 1 урынга чыгардылар.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International