Бүген гомуми мәктәп линейкасында армспорт буенча район ярышында җиңүчеләрне котладылар. Безнең нәтиҗәләр:
1 урын – Аркадьев Николай, Шаронов Владимир, Карпова Елизавета
( 8 сыйныф укучылары).
2 урын – Арсентьев Владислав (7 сыйныф), Колбасова Ольга (9 сыйныф),
3 урын– Аркадьева Оксана (9 сыйныф).
Гомуми команда буенча - 2 урын (малайлар).
Шул уңайдан Лесной авыл клубында мәктәп балалары белән «Онытырга мөмкин түгел» дип исемләнгән стенд янында әңгәмә үткәрелде.
Бәйрәмгә читтә яшәүче авылдашларыбыз кайтты. Кичә бик күңелле үтте. Авылның үткәне, бүгенгесе барланды. Кичә 3 сәгать дәвам итте. Кайткан кунаклар да, авылда яшәүчеләр дә канәгать булып калды.
2нче февраль көнне бию төркеменең чираттагы репетициясе булып узды. “Сәйлән” бию төркеменә йөрүче кызлар белән (алар: Хафизова Алинә, Гарипова Гүзәл, Мухаметшина Рәфинә, Шарипова Илзирә, Халикова Зөбәрҗәт, Ситдикова Ландыш)татар кызлары биюен яңа элементлар белән баетып өйрәнә башладык. Бию 9нчы февральдә булачак авыл җыенында сәхнәдә куелачак.