Мәдәният йортында клуб берләшмәләре белән эш даими рәвештә, план нигезендә дәвам итә. “Сәйлән” бию төркеме белән биюләр өйрәнүне дәвам итәбез. 2нче февраль көнне бию төркеменең чираттагы репетициясе булып узды. “Сәйлән” бию төркеменә йөрүче кызлар белән (алар: Хафизова Алинә, Гарипова Гүзәл, Мухаметшина Рәфинә, Шарипова Илзирә, Халикова Зөбәрҗәт, Ситдикова Ландыш)татар кызлары биюен яңа элементлар белән баетып өйрәнә башладык. Бию 9нчы февральдә булачак авыл җыенында сәхнәдә куелачак.