31 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәгенең “Авиамодельләштерү түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Нуртдинов Р.Р. улы җитәкчелегендә, кәгазь самолет модельләрен очырту буенча Беренче ачык чемпионатта катнаштылар.

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе
31 гыйнвар, шимбә көнне  Балалар иҗат үзәгенең “Авиамодельләштерү  түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә  белем бирү педагогы Нуртдинов  Руслан Рәис улы җитәкчелегендә, кәгазь самолет модельләрен очырту  буенча Беренче ачык чемпионатта  катнаштылар. Бу чара Казан шәһәрендә  узды һәм монда Татарстан Республикасының  барлык төбәкләреннән укучылар  катнашты. Укучылар конкурс барышында, шушы самолет модельләрен бөкләп ясадылар һәм өч төрле номинация буенча катнаштылар: беренчесе - очу ераклыгына, икенчесе – очу тизлегенә, өченчесе - “штурмовиклар”ны  атакалау буенча. Бу чарада катнашкан балалар яңа төрле якты истәлекләр белән кайттылар. Без шундый чараларны тагын да көтеп калабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International