Чигү-декоратив-гамәли сәнгатьнең борынгы һәм киң таралган, күпләрнең кулыннан килә торган төре.

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе
Чигү-декоратив-гамәли сәнгатьнең борынгы һәм киң таралган, күпләрнең кулыннан килә торган төре. Аерым бер түземлек таләп итә торган бу хезмәтләргә никадәр көч һәм күңел җылысы салынган! 31 гыйнвар көннеАйдар авылы китапханәсендә оештырылган "Чигүләрдә күңел җылысы" исемле күргәзмәгә физик мөмкинлекләре  чикле булган Лилия Галявиеваның кул эшләре һәм Н.Сергееваның "Татар сынлы сәнгате", "Татар чигүе" китаплары да куелды. Бу китапларны файдаланып халкыбызның гамәли бизәлеш сәнгате, төрле чигү ысуллары белән якынрак танышырга, чигү серләренә өйрәнергә була. Әлеге күргәзмә кул хезмәте белән башкарылган һәм матурлык чыганагы булган эшләрне бәяләүчеләргә кызыклы булыр. 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International