Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте.
Шул уңайдан Лесной авыл клубында мәктәп балалары белән «Онытырга мөмкин түгел» дип исемләнгән стенд янында әңгәмә үткәрелде.