Сыйныф җитәкчеләре арасында “Иң-иң сыйныф җитәкчесе” бәйгесенең район туры тәмамланды. Бәйгедә 5 сыйныф җитәкчесе катнашты. Алар берничә этапны үттеләр. Сыйныф җитәкчеләре бала тәрбияләүдә үзләренең проблемаларын, алымнарын сөйләделәр. Безнең мәктәптән дә сыйныф җитәкчесе Аркадьева Людмила Леонидовнаның җиңүчеләр арасында булуына без бик шатланабыз.
Алга таба да аңа уңышлар телибез!