ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе

Укучылар   сугышның геройларын искә  төшерделәр: Гастелло Н.Ф., Зоя  Космодемьянская, Матросов А.А., Кожедуб  И.Н., Маринеско  А.И. һ.б. Геройлар батырларча  үзләренең  Ватаннарын  сакладылар. 

 Очрашу вакытында укытучылар “Йөрәк һәм кан юлы системасы авырулары килеп чыгышы”  темасына лекция тыңладылар. Аннан соң   йөрәк һәм кан юлы системасы авырулары  килеп чыгышы һәм аларны булдырмау турында видеоролик карадылар. 
 Әлеге репетицияләрдә мәктәп укучылары гына түгел,укытучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре дә бик теләп катнашалар.

«Матурлык серләре» сәхифәсендә  алар,  диктор Рәфилә Шәмсетдинова белән,  район мәдәният йортында эшләп килүче «Сәламәтлек» берләшмәсенең эшчәнлеге хатын – кыз матурлыгы турында сүз алып бардылар. «Матурлык ул хатын кызның иң көчле коралы. Әмма дә ләкин матурлык өстендә армый талмый эшләргә кирәк".

 «Бөек Ватан сугышы ветераннары», «Тыл һәм сугыш балалары» дип исемләнгән презентация әзерләнгән.  Хәзерге вакытта   февраль аенда булачак авыл җыенына  әзерлек бара.
Сценарий төзегәннәр, бәйрәмдә булачак  музыкаль  номерларны барлаганнар. Коллектив яңадан –яна иҗат планнары белән яши.

Сыйныф сәгате балаларның сәламәтлек турында кузаллауларын киңәйтү , дөрес туклану белән сәламәтлекнең ныклы бәйләнештэ булуын аңларга булышу , иҗади  кузаллауларын үстерү максатыннан үткәрелде. Укучылар  спорт белән шөгыльләнү , дөрес туклану, көндәлек режимны үтәү, чисталык , саф һавада булуның сәламәтлек өчен кирәклеген аңладылар.

 

Дәресләрдән соң калып алар җимлекләр ясадылар һәм аларны тәрәз каршындагы алмагач ботагына урнаштырдылар. Хәзер көн дә тәрәзәдән кошларның килеп тукланып китүләрен рәхәтләнеп күзәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International