ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе

 “Тәмле тамаклар” һәм “Кыю студентлар” исеме астында  студентлар ике командага бүленделәр. Кичә уен-викторина рәвешендә алып барылды. Студентлар сорауларга бик җитез һәм тапкыр җавап бирделәр. Уку чорында үзләре тарыган төрле кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр. Шулай ук җыр- бию дә читтә калмады.


Һәр сыйныфның үзенә беркетелгән ветераны бар. Һәм алар шул ветеранга ел әйләнәсендә ярдәм күрсәтәләр. 27 нче гыйнвар көнне, 7 нче сыйныф укучылары ( җитәкче – Фәсхетдинова Р.И.) тыл ветераны – Ольга Никитинага хуҗалык эшләрендә булышып кайттылар.
Аңа 10 бала йөри.  Әлеге  берләшмәгә   йөрүче укучылар мәдәният йортында узучы мәдәни чараларның  актив катнашучылары.
Тиздән  зур бәйрәмнәр якынлаша. Якынкешеләребезгә менә дигән бүләкләр әзерлисегез килсә, китапханәгә рәхим итегез! Бәйләү серләре китапларда.

27
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
Алар озак еллар мәктәбебездә укучыларга төпле белем һәм ныклы тәрбия биреп, зур тырышлык белән хезмәт иттеләр. Аларга киләчәк тормышларында ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, балаларының,оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп,безгә үрнәк булып  яшәүләрен теләп, укытучылар коллективы бу гаиләдә булып кайтты.
Освенцим-нацистларның иң зур үлем лагере булган.Сугыш елларында анда 1,4 миллион кеше үтерелә,шулардан 1,1 миллионы яһүдләр була.Әлеге лагердан исән кайткан,анда җәзалап үтерелгән,тоткыннарны азат иткән совет солдатлары батырлыгы турында һәр укучы белергә тиеш.Мәктәптә үткәрелгән тарих дәресенең темасы да әнә шул теманы яктыртты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International