Балалар иҗат үзәгендә “Шул Бөек елларга баш иябез” дип исемләнгән район акциясе кысаларында, Бөек җиңүнең 70- еллыгына багышланган, “Балаларга сугыш турында сөйләгез” дигән темага методик эшкәртмәләр конкурсы бара.

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

Балалар иҗат үзәгендә “Шул Бөек елларга баш иябез” дип исемләнгән район акциясе кысаларында, Бөек җиңүнең 70- еллыгына багышланган, “Балаларга сугыш турында сөйләгез” дигән темага методик эшкәртмәләр конкурсы бара.

Өстәмә белем бирү педагогы Галимзянова Ф.Г.  “Волшебная паутинка” түгәрәгенә йөрүче укучылар белән “Балаларга сугыш турында сөйләгез” конкурсына әзерлекләрен башлап җибәрде. 26 гыйнвар Фәния Габдулхаковна түгәрәк барышында укучылар өчен “Сугыш чоры балалары” темасына мәгълүмати  10 минутлык үткәрде. Чыгыш сугышны үз күзләре белән күргән балаларга багышланды. Түгәрәккә йөрүче укучылар бала күзләре белән күргән сугыш вакыйгаларын, олыларныкы белән чагыштырып карадылар. Чыннан да шушы 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында бала йөрәкләре аша узган вәхшәтле вакыйгалар бик-бик тирән эз калдырганлыгына иннанды укучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International