Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала. Билгеле бер йолаларның үтәлеп килүе җәмгыятьне дә тотрыклы итә, алардан башка халык тулы кыйммәтле тормыш белән яши алмый. Һәр авылның үз йоласы, гореф-гадәтләре бар. Алар бүгенге көндә дә саклана һәм үтәлеп килә. 23 май көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Хыялый балачак” берләшмәсе кысаларында «Туган як гореф - гадәтләре» дип исемләнгән чара үтте. Биредә милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләрне, уеннарны искә төшерелде.
Без кече яшьтән үк үз Ватаныбызның тарихын һәм ата-бабалрарыбызның ничек итеп көн күргәнен, ничек яшәгәннәрен белергә тиешбез. Туган як тарихын белү безгә рухи көч һәм таяныч бирә. "Аланым -асыл илем" иҗади проекты кысаларында, Алан урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен "Һәр төбәкнеңнең үз тарихы" дип исемләнгән әдәби круиз үткәрелде. Китапханәче балаларга авыл һәм аның тирәсендәге объектларның кызыклы фактларын һәм тарихын сөйләде, күренекле якташларыбыз турында әңгәмә алып барылды, авылдашларыбыз иҗат иткән әдәби әсәрләр укылды. Чара ахырында авылыбыз тарихын яктыртучы иске фотолар каралды.
Шармыш авыл китапханәсенең уку залында китап укучылар тарафыннан иҗат иткән күп кенә әйберләр "Без үз кулларыбыз белән матурлык тудырабыз" күргәзмәсендә тәкъдим ителде. Шулай ук күргәзмәдә китапханә фондында булган төрле кул эшләре буенча китаплар һәм журналлар урын алды.
Матбугат– җәмгыятьнең көзгесе. Аны 1998 елда Татарстан Дәүләт Советы гамәлгә куя. Бу көн беренче татар газетасы “Нур” чыга башлаган көнгә туры китереп сайлана. Әлеге бәйрәм журналист, фотокорреспондент, редактор, блогер, нәширләр, полиграфистлар, басма матбугат таратучыларны берләштерә. Матбугат көне уңаеннан, Айдар авылы китапханәсендә китапханәгә килә торган вакытлы матбугатны пропагандалау максатыннан республикабызда басылып чыга торган газета-журналлардан китап күргәзмәсе оештырылды, “Яңа гәҗит, яңа журнал - һәр күңелгә юл таба” дип исемләнгән китапханә сәгате уздырылды. Чарада катнашучы яшьләр китапханәдә булган матбугат басмалары буйлап сәяхәт кылдылар, мавыктыргыч журналлардагы рубрикалар, мәкаләләр белән якыннан таныштылар. Китапханә сәгате шигырь, хикәяләрдән өзекләр уку, кроссвордлар чишү, табышмакларга җаваплар табу белән кызыклы һәм нәтиҗәле узды.
Укытучы һөнәренең югары әһәмияте билгесе буларак, 2023 ел педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре ветеран укытучы белән очрашу оештырдылар. "Укытучы дигән һөнәр бар" дип исемләнгән очрашуда Илһамия Шәйхелиагзамовна балаларга үзенең яраткан һөнәре, мәктәп тормышыннан кызыклы вакыйгаларны сөйләде. Балалар аңа үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
Россия халыклары телләрендә, диннәрендә, гореф-гадәтләрендә һәм көнкүрешендә аермаларга карамастан, тарихи язмышларның уртаклыгы белән тыгыз бәйләнгән. 20 май көнне Максабаш авыл китапханәсендә Пушкин картасы кысаларында "Россия халыклары" дип аталган квест-уен уздырылды. Укучылар әлеге уенда биремнәрне үтәп биш станция буенча бардылар. Ахырда нәтиҗәләр ясалып җиңүчеләр билгеләнде.
"Уникаль су объектларын саклау" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында «Экология» милли проектының сулыкларны, чишмәләрне һәм яр буе территорияләрен чистарту буенча «Россия суы» акциясе узды. Акциягә кушылып Олы Нырсы авыл җирлеге, мәдәният, китапханә хезмәткәрләре Олы Нырсы авыл җирлеге территориясендә булган елга ярларын һәм чишмә яннарын чүп-чардан арындырдылар.
Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчесе Шәймәрданова А.А. «Әдәби фикерләр дөньясында» республика күләм нәфис уку бәйгесендә катнашты һәм 2 дәрәҗә лаурет булды. Котлыйбыз!!!
Иске Җөри авыл модель китапханәсе хезмәткәрләре гадәти булмаган форматта «Чтение под солнцем» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Җәй көне балалар мәйданчыкларга һәм паркларга актив йөриләр, шуңа күрә китапханәчеләр урамда кызыклы китап күргәзмәсе оештырырга булды. Балаларны кызыксындыру өчен, күргәзмәгә даими языла торган иң кызыклы журналлар, китаплар һәм төсле эчтәлекле буклетлар урнаштырылды. "Китапханә бульвары" барлык катнашучыларга якты тәэсирләр бирде һәм китап белән очрашу һәрвакыт бәйрәм булуын тагын бер кат искәртте!
Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында "Сайяр" балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестиваленең район этабы узды. Әлеге бәйгедә Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының театр коллективы Муса Җәлилнең "Карак песи" шигыре нигезендә куелган спектакль белән катнашты. Спектакльне Сафина Р.К. һәм Минһаҗева Г.Р. әзерләделәр.