ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2023 ел
дүшәмбе

25 май көнне Теләче 2нче балалар бакчасында чыгырылыш кичәсе узды.  Әлеге бәйрәмне сабыйлар көтеп алдылар. Бәйрәм барышында балалар бакча хезмәткәрләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырладылар. Һәрберсенең чыгышы үзенчәлекле булды.

Иркен, якты, ямьле бакча быел 23 баласын мәктәпкә озата. Балаларның шигырьләр сөйләве, җырлавы, килешле итеп вальс әйләнүләре һәркемнең күңеленә хуш килде. Алар үзләрен уңган, зирәк, акыллы итеп танытты. Ә бу исә аларның бакчада ныклы әзерлек алуларын тагын бер кат күрсәтте. Тантаналы өлеш тәмамлангач, балалар урамга чыкты һәм төрле төстәге шарларны зәңгәр күккә очырды. Шул шарларга карап, балалар бакчасында узган мизгелләрне искә төшереп, әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең, балаларның күзләре яшьләнде. Чөнки алар балачак иле белән саубуллашты. Ак юллар сезгә, балалар! Сезне тылсымлы белем дөньясы көтә!

25 май көнне Теләче балалар китапханәсендә рус шагыйрәсе һәм тәрҗемәчесе Е.А. Благининаның тууына 120 ел тулуга багышланган «Поэзия, как лучик...» дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрелде. Чара уен формасында оештырылды: такмазалар, тизәйткечләр әйтелде, үчекләүләр, санамышлар һәм табышмаклар яңгырады. Укучылар язучы иҗаты буенча викторинада һәм яраткан әсәрләрнең кычкырып укуларында актив катнаштылар.

Мәктәбебезгә юридик оешма җитәкчесе Сибгатуллин Ленар Рафаилович, Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасы берлеге идарәсе җитәкчесе Минлезянов Рифат Гаптельфаритович, Саба район кулланучылар берлегенең кадрлар буенча җитәкчесе Идрисова Эльмира Хамитовна килде. Алар тарафыннан мәктәп күләмендә  иң күп бөре  җыйган 7 нче сыйныф укучысы Шигабутдинова Рәмиләгә истәлекле бүләк тапшырылды.

Айдар авылы китапханәсенең “Матур сүз” берләшмәсенә йөрүче берләшмә членнары Фаттахова Илзирә һәм Курбанова Адилә Питрәч үзәк китапханәсе Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан уздырган "Не гаснет памяти огонь..." дип исемләнгән әдәби онлайн марафонда катнашып сертификатка ия булдылар.

Шигырьләр, прозадан өзекләр укып, без бергәләп ата-бабаларыбыз бүләк иткән Бөек батырлыкны - Җиңүне искә төшерәбез, аңа хөрмәт белдерәбез.

Балаларда укуга, туган телгә  мәхәббәт тәрбияләү максатыннан  Иске Җөри авылы модель китапханәсе китапханәчеләре «Әни янда, китап кулда, димәк без дөрес юлда» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Әниләр һәм балалар белән татар китапларын кычкырып уку оештырылды. Нәкъ менә гаиләдә баланың шәхесен тәрбияләү бара. Әгәр дә китап уку гаиләдә мөһим роль уйнаса, бала аны сеңдерә һәм үзләштерә. Чара ахырында һәр әни  үз гаиләсендә уку нинди роль уйнавын, гаилә әһелләренең  иң яраткан китабы нинди һәм ни өчен икәнлеге турында сөйләде.

Яңа китап безне кызыклы да, серле дә галәмгә, сихри китап дөньясына алып керә. Китап безнең өчен рухи азык  ул һәркайсыбызның белемен арттыра, зиһенебезне ача, күңелебезне яктырта!

Теләче үзәк китапханәсендә “Яңа китаплар дөньясында” дип исемләнгән күргәзмә эшли. Күргәзмәдә һәр буын китап укучы өчен үзенә ошаган китап сайлап алу мөмкинлеге бар. 

Кадерле китап сөюче дусларыбызны китапханәдә  файдалы Һәм кызыклы китаплар көтә!

Ул китапка кызыксыну уята, китапханә белән укучы арасын якынайта. Шуларны истә тотып, Баландыш авылы китапханәсе дә башлангыч сыйныф укучылары белән ял паркында «Укыйбыз да, уйныйбыз да...» дигән чара уздырды. Ул чарада балалар өчен кызыклы викторина, табышмаклар, уеннар оештырылды. Яңа кайткан балалар китапларыннан күргәзмә ясап куелды.

Агымдагы елның 1 мартыннан юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде, анда аерым төшенчә – индивидуаль мобильлек чарасы барлыкка килде. Бу уңайдан 23 май көнне  безнең Баландыш төп мәктәбендә полиция участок уполномоченныйлары бүлеге начальнигы һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча начальнигы полиция майоры Р.Х. Кузьмина белән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә вакытында укучылар юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм ныгыттылар. Барысы да иң мөһиме, юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәрвакыт үтәргә,  юлда сак булырга кирәклеген аңладылар.

2022-2023 уку елында Россия халыкларының туган телләре һәм әдәбияты буенча укучыларның Федераль олимпиадасы Федерация Советы ярдәме белән Россиянең 18 югары уку йорты катнашында 29 профиль һәм фән буенча уздырылды. Бу олимпиадада безнең Баландыш төп мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Нурфия Заһидуллина катнашты һәм җиңүче булды (җитәкчесе Зәйнуллина Р. Х.) Котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International