Саф һавада китап уку, күңелле булу белән бергә, бик файдалы да.

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

Ул китапка кызыксыну уята, китапханә белән укучы арасын якынайта. Шуларны истә тотып, Баландыш авылы китапханәсе дә башлангыч сыйныф укучылары белән ял паркында «Укыйбыз да, уйныйбыз да...» дигән чара уздырды. Ул чарада балалар өчен кызыклы викторина, табышмаклар, уеннар оештырылды. Яңа кайткан балалар китапларыннан күргәзмә ясап куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International