Агымдагы елның 1 мартыннан юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде, анда аерым төшенчә – индивидуаль мобильлек чарасы барлыкка килде. Бу уңайдан 23 май көнне безнең Баландыш төп мәктәбендә полиция участок уполномоченныйлары бүлеге начальнигы һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча начальнигы полиция майоры Р.Х. Кузьмина белән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә вакытында укучылар юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм ныгыттылар. Барысы да иң мөһиме, юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәрвакыт үтәргә, юлда сак булырга кирәклеген аңладылар.