25 май көнне Теләче 2нче балалар бакчасында чыгырылыш кичәсе узды. Әлеге бәйрәмне сабыйлар көтеп алдылар. Бәйрәм барышында балалар бакча хезмәткәрләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырладылар. Һәрберсенең чыгышы үзенчәлекле булды.
Балаларны бәйрәмнәре белән Теләчегә эш сәфәре белән килгән Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм районы башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйпович да котлады, алар балаларга “Сау-сәламәт булып, 1нче сентябрь көнне сезне мәктәптә көтеп калабыз! Балалар, сезгә якты юл!”, - дигән теләкләрен җиткерделәр.