Татарстан матбугаты көне.

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

Матбугат– җәмгыятьнең көзгесе. Аны 1998 елда Татарстан Дәүләт Советы гамәлгә куя. Бу көн беренче татар газетасы “Нур” чыга башлаган көнгә туры китереп сайлана. Әлеге бәйрәм журналист, фотокорреспондент, редактор, блогер, нәширләр, полиграфистлар, басма матбугат таратучыларны берләштерә. Матбугат көне уңаеннан, Айдар авылы китапханәсендә китапханәгә килә торган вакытлы матбугатны пропагандалау максатыннан  республикабызда басылып чыга торган газета-журналлардан китап күргәзмәсе оештырылды, “Яңа гәҗит, яңа журнал - һәр күңелгә юл таба” дип исемләнгән китапханә сәгате уздырылды. Чарада катнашучы яшьләр китапханәдә булган матбугат басмалары буйлап сәяхәт кылдылар,  мавыктыргыч  журналлардагы рубрикалар, мәкаләләр белән якыннан таныштылар. Китапханә сәгате шигырь, хикәяләрдән өзекләр уку, кроссвордлар чишү, табышмакларга җаваплар табу белән кызыклы һәм нәтиҗәле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International