6 август көнне Шармыш авыл китапханәсендә, әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаганнар, «Мир зверей и птиц сходит со страниц» интеллектуаль викторинасына җыелдылар. Язучылар һәм шагыйрьләрнең табигать турында әсәрләре бик күп! Мөгаен, хайваннар һәм кошлар, иҗат итәр өчен иң яраткан темаларның берседер. Табигать дөньясына сәяхәт кереш сүздән, Россиянең үзәк полосасында, безнең янәшәбездә, бакчаларда һәм урманнарда яшәүче кошлар турында сөйләүдән башланды. Балалар 2 командага бүленеп: “Канатлы дуслар”, “Әдәбиятта хайваннар”, “Комик викторина” кебек уеннарда үзләрен сынап карадыдар. Очрашу барышында егетләр һәм кызлар табигатьне сакларга кирәклеген, хайваннар һәм кошларның үз – үзен тотышын күзәтергә өйрәнделәр, үзләре өчен яңа һәм гадәти булмаган белемнәр алдылар.
Бу безнең һәркайсыбызның бәйрәме, чөнки бары тик сәламәт тәндә генә сәламәт, күтәренке рух яши! Спортның, актив яшәү рәвешенең һәм дөрес туклануның мөһимлеген бәяләп бетергесез. Бу көн спортны яратучы кешеләрне берләштерә. Физкультурачылар көнендә бөтен ил буенча төрле спорт чаралары һәм ярышлар уза.
Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында да традиция буенча бу көнне билгеләп үтәләр, тәрбиячеләр спорт ярышлары, төрле хәрәкәтле уеннар һәм викториналар оештыралар.
Биләр тыюлыгының «Фәнсар» фәнни-белем бирү үзәге базасында 8 - нче август көнне «Сәләт» Халыкара яшьләр белем бирү форумы-ЛИДЕРЛЫК БИЛӘР форумының йомгаклау сменасы тәмамланды. Әлеге сменада безнең Олы Мишә урта мәктәбе укучылары да катнашты. Финал сменасы Татарстан Республикасының Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән берлектә оештырылган иде, анда илнең 12 регионыннан 1000 нән артык актив бала катнашты."Сәләт" Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән бишенче ел рәттән уртак сменалар үткәрә. Быел Татарстанга РДШның экологик һәм лидерлык юнәлеше вәкилләре килде: 300 яшь эколог һәм Лидер иң кискен дөнья проблемалары һәм аларны чишү юллары турында фикер алышуны дәвам иттеләр, шулай ук үзләре һәм әйләнә-тирә дөнья белән гармониядә булырга кирәклеген актив өйрәнделәр.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасарының гражданнарны бергәләп кабул итүе 2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.
Тиздән физкультурачылар көне билгеләп үтелә.Шул уңайдан 6 август көнне Балыклы авылының спорт мәйданчыгында Балыклы ,Алан авылы ир-егетләре арасында волейбол ярышы үтте. Мавыктыргыч,дустанә уенда:
1 урын-Балыклы;
2 урын-Алан 1;
3 урын-Алан 2;
4 урын-Алан мәктәбе командалары бүлеште.
Шушы чараны үткәрүдә финанс ярдәме күрсәткән Хадиуллин Хәкимгә,Фазылҗанов Илдарга,оештыручы авыл активына,уенчы егетләребезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Бүген җаваплылыгы чикләнгән Алан” ширкәтенең Балыклы авылы товарлыклы-сөтчелек фермасы базасында районкүләм савымчылар һәм ясалма орлыкландыру техниклары бәйгесе булып үтте.
4 август көнне, Шармыш авыл китапханәсенең өлкән буын кулланучылары өчен, «Өйрәнергә беркайчан да соң түгел» дигән компьютер грамоталылыгы сәгате үткәрелде. Китапханәгә йөрүче пенсионерлар, компьютердан куллану кыен түгел икәнен үз тәҗрибәләрендә төшенделәр! Иң кыены - заманча информацион технологияләрне үзләштерү читен дигән, үзеңдә урнаштырылган стереотипны җиңү һәм уку теләге булдыру. Олылар компьютер җайланмасы белән таныштылар, аны кабызу һәм сүндерү эзлеклелеге, интернет системасы турында башлангыч белемнәр алдыдар, эзләү системалары, электрон почта, социаль челтәрләрдә теркәлергә өйрәнделәр.
3 август көнне Шармыш авыл китапханәсендә китапханәче яшь китап укучыларны «Летнее путешествие на корабле чтения» дигән конкурста катнашырга чакырды. Укучылар, ике корабка бүленеп кызыклы диңгез сәяхәтенә кузгалдылар. Корабларның исемнәрен уенда катнашучылар үзләре уйлап тапты. Егетләр капитан, боцман, радист, штурман һәм пешекче ролендә үзләрен сынап карадылар. Командалар табышмаклар, диңгез темасына кагылышлы ребуслар чиштеләр. Уен барышында алар диңгез төеннәрен тизлеккә чишәргә өйрәнделәр. Егетләр диңгездәге маҗаралар турындагы китапларда очрый торган судноларның маркаларын исләренә төшерделәр. Аннары кызлар һәм малайлар шифрланган хәбәрне чиштеләр. Шулай итеп, яшь диңгезчеләр үзләренең кыю, дус, акыллы һәм зирәк булуларын исбатладылар.
5 август көнне Теләче үзәк китапханәсе китапханәчесе Имамиева Д.М. якташ шагыйрьләрнең иҗатына багышланган “Туган ягым – Теләче” дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрде. Әлеге чараның максаты-туган як турында әдәбиятны популярлаштыру һәм алга этәрү, туган якны өйрәнү буенча белемнәрне ныгыту, җирле шагыйрьләрнең иҗатына игътибар җәлеп итү. Бу чарада укучылар якташ язучылар Р.Низами, Р. Шәйдуллинаның шигырьләрен зур кызыксыну белән укыдылар, шулай ук "Йөзек кашы"әдәбият-сәнгать берләшмәсе иҗаты белән таныштылар.
Белем бирү учреждениеләрен тикшерү һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеге турындагы актларга кул кую - һәр мәгариф учреждениесе тормышында җаваплы чор. 2022 нче елның 5 нче августында Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасын яңа уку елына кабул итү булды. Кабул итү вакытында комиссия әгъзалары эчке бүлмәләрне һәм якын-тирә территорияне тикшерделәр, барлык нечкәлекләренә игътибар иттеләр, чөнки кабул итүнең сыйфатына тәрбияләнүчеләрнең тормышы турыдан-туры бәйле. Комиссия шулай ук учреждениенең куркынычсызлык кагыйдәләренә, санитар нормаларга һәм таләпләргә туры килүенә дә зур игътибар бирде.