3 август көнне Шармыш авыл китапханәсендә китапханәче яшь китап укучыларны «Летнее путешествие на корабле чтения» дигән конкурста катнашырга чакырды. Укучылар, ике корабка бүленеп кызыклы диңгез сәяхәтенә кузгалдылар. Корабларның исемнәрен уенда катнашучылар үзләре уйлап тапты. Егетләр капитан, боцман, радист, штурман һәм пешекче ролендә үзләрен сынап карадылар. Командалар табышмаклар, диңгез темасына кагылышлы ребуслар чиштеләр. Уен барышында алар диңгез төеннәрен тизлеккә чишәргә өйрәнделәр. Егетләр диңгездәге маҗаралар турындагы китапларда очрый торган судноларның маркаларын исләренә төшерделәр. Аннары кызлар һәм малайлар шифрланган хәбәрне чиштеләр. Шулай итеп, яшь диңгезчеләр үзләренең кыю, дус, акыллы һәм зирәк булуларын исбатладылар.