9 август көнне «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Хөсәенова Ләйсән «Пластилиннан зоопарк» дигән технология буенча дәрес үткәрде.
11 август көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре дә үзенең актив китап укучылары арасында «Книголюб-2022» акциясе уздырды. Акция барышында балаларга китапханәдән алып укыган китаплар арасыннан иң ошаганын атарга тәкъдим ителде. Акциядә катнашучыларга истәлеккә эмблемалар бирелде.
Безнең Теләче авылында чишмә бар, җирле халык аны «Таң» чишмәсе дип атый. Аның суын татып караган кешеләр әйтүенчә, чишмә суы йомшак, тешләрне камыштыра торган тере су тәмен хәтерләтә! Җәйге көннәрнең берсендә без, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында йөрүче балалар һәм педагоглар, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар дәүләт комитетының “Ашыт” дәүләт тыюлыгы, Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре белән бергәләп әлеге чишмәгә киттек.
Балалар бакчасы – үзе бер матур дөнья инде ул. Балалар янында, теләсәң теләмәсәңдә, бала булып каласың. Әйләнә-тирәгә алар күзе аша карыйсың. Үзләрен көн саен нәрсә беләндер шаккатырасың, гаҗәпләндерәсең, сөендерәсең килә.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2022 елның 17 августында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Шушы уңайдан “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Теләче җирле бүлеге Сәркатибе, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә делегация аның өендә булып, аны туган көне белән котлап изге теләкләрен җиткерделәр. Илгиз Галиуллинның балалары, оныклары һәм туганнары җыелган әлеге очрашуда Нәҗип Хаҗипов шулай ук “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Генераль Советы Сәркатибе Андрей Турчак һәм Партиянең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Фәрид Мөхәммәтшинның күркәм дата уңаеннан җибәргән Котлау хатларын да тапшырды. 41 еллык мәктәп директоры һәм 20 еллык партия стажы булган Илгиз Галиуллин үзенең истәлекләре белән уртаклашты.
Күңелле уеннар теләсә кайсы яшьтәге балаларга ошый. 9нчы август көнне безнең Теләче 2нче балалар бакчасында "Татар халык уеннары көне" бәйрәме узды. Әлеге чараның максаты-мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар фольклорының кече формаларын өйрәнү, халык уеннары, гореф-гадәтләре белән таныштыру иде.
9 август көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе шул максат белән яшьләрне китапханәгә җыйды. “Яңа гәҗит, яңа журнал һәр күңелгә юл таба” дип исемләнгән чарада яшьләр газета- журналлар белән таныштылар. Һәркайсы үзе танышкан журнал белән башкаларны таныштырды. Шулай ук кызыклы язмаларны кычкырып укыдылар.
Җәмгыять алдында торган иң актуаль һәм социаль әһәмиятле бурычларның берсе-балигъ булмаганнар арасында җинаятьләр санын киметү юлларын эзләү һәм хокук бозуларны булдырмауны профилактикалау нәтиҗәлелеге. 10 август көнне Теләче үзәк китапханәсендә «Подросток и закон» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә укучыларны хокук бозулар кылган өчен җаваплылык формалары, статистик мәгълүматлар, «хулиганлык», «шуклык», «җинаять» һәм РФ төп Кодекслары белән таныштырды.
7 август көнне Шармыш авыл китапханәчесе китап укырга, журналлар карарга һәм басма материалларны кадерләп тотарга яратучы балалар белән «Будь здорова, книжка!» дигән әңгәмә - практикум үткәрде. Кереш өлешендә китапханәче аңлаешлы итеп китапның төзелеше турында сөйләде, аларны ничек саклап тотарга, ничек кайгыртырга һәм әз генә зыян килгән очракта нинди чаралар күрергә, китапларны ничек дөрес итеп тышларга, төрле типтагы клейлар белән ничек эш итәргә кирәклеген аңлатты. Практик өлешендә балалар бердәм рәвештә бирелеп, зур кызыксыну белән эшләделәр. Барлыгы 10 китап эшкәртелде һәм китап кыстыргычы ясалды. Очрашу ахырында балаларга “Китап укучыга киңәшләр” дигән белешмәлекләр тапшырылды.