Чишмәгә сәяхәт

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Безнең Теләче авылында чишмә бар, җирле халык аны «Таң» чишмәсе дип атый. Аның  суын татып караган кешеләр әйтүенчә, чишмә суы йомшак, тешләрне камыштыра торган тере су тәмен хәтерләтә! Җәйге көннәрнең берсендә без, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында йөрүче балалар  һәм педагоглар,  Татарстан Республикасының Биологик ресурслар дәүләт комитетының “Ашыт” дәүләт  тыюлыгы, Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының  Төньяк территориаль идарәсе белгечләре белән бергәләп әлеге чишмәгә киттек. Бик эссе иде, саф чишмә суы салкынлыгы үзенә җәлеп итте. Әкияттәгедәй бормалы сукмак безне чишмәгә алып килде. Тәрбияләнүчеләр авыл тарихы, чишмә барлыкка килү тарихы, чишмә тирәсен төзекләндерү процессы белән таныштылар. Үзара салым акчасына төзекләндерелгән чишмә, үтеп баручы юлчыларны да,  район халкын да, матурлыгы белән үзенә җәлеп итә.  Балалар рәхәтләнеп чиста һәм үтә күренмәле чишмә суы белән битләрен юдылар, ә соңыннан кояш нурлары астында зарядка ясарга булдылар. Әлегедәй сәяхәтләр аша педагоглар балаларда туган якка мәхәббәт һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә тырышалар. Кәнагать булып, шешәләргә сулар тутырып, балалар бакчага кайттылар. Кунаклар чараны үткәрүчеләргә зур рәхмәт хисләрен белдереп,  киләчәктә дә шушы юнәлештә нәтиҗәле эшләргә кирәклеген әйтеп кенә калмыйча, очрашу истәлеге итеп, балаларга һәм бакчага бүләкләр тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International