Балалар бакчасы – үзе бер матур дөнья инде ул. Балалар янында, теләсәң теләмәсәңдә, бала булып каласың. Әйләнә-тирәгә алар күзе аша карыйсың. Үзләрен көн саен нәрсә беләндер шаккатырасың, гаҗәпләндерәсең, сөендерәсең килә. Ә быелгы җәйдә районыбыз җитәкчеләре безнең балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бүләкнең аеруча да зурысын әзерләгәннәр. Яңа уку елына - яңа балалар бакчасы! Әйе, күпләр өчен 2022ел аеруча да истәлекле ел булып истә калыр. Ниһаять, капиталь ремонттан соң, балалар бакчасы үзенең эшчәнлеген мәктәпкәчә белем бирү төркеме буларак, урта мәктәп белән бер бинада дәвам итәчәк. Биредә җаваплылыгы чикләнгән “Колос” ширкәте төзүчеләре иртә яздан эшкә тотындылар. Нәтиҗәсе озак көттермәде, җәй уртасына урта мәктәпнең безгә дигән өлеше заманча, уңайлы бинага әйләнде. Әйтерсең, әкияти бер матур дөнья! Балалар өчен киң һәм якты бүлмәләр дисеңме, бөтен уңайлыклары булган көнкүреш шартларымы, барысы да уйланып, санитария-гигиена кагыйдәләренә туры китереп эшләнгән. Үзебезнең күз алдында булгангамы, һәр үзгәрешне сөенеп күзәттек. Һәр эшне тиз арада оештырган җитәкчеләргә һәм төзелештә эшләүчеләргә карата рәхмәттән башка сүзебез юк. Районыбыз җитәкчеләре тарафыннан безнең хыяллар матур чынбарлыкка әйләнде.