9 август көнне «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Хөсәенова Ләйсән «Пластилиннан зоопарк» дигән технология буенча дәрес үткәрде. Пластилин ярдәмендә фигуралар ясау бармаклар эшчәнлеге өчен бик файдалы. Шулай ук аларның кече моторикасы камилләшә. Сөйләм телен яхшырту өчен дә пластилин белән әвәләп ясау бик кирәкле шөгыль. Өстәвенә баланың иҗади үсешенә дә бу уңай йогынты ясый. Дәрес барышында балалар бик теләп, тырышып пластилиннан зоопаркта яшәүче төрле җәнлекләрне ясадылар. Соңыннан ясалган фигуралар зоопаркка урнаштырылды. Һәрбер дәрестән соң безнең зоопарк яңа җәнлекләр белән тулылана.