ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Сауш мәдәният йортында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган «Тукай безнең йөрәкләрдә»дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Балалар шагыйрьнең иҗаты белән таныштылар, шагыйрь турында презентация карадылар.«Тукай әкиятләре»викторинасында катнаштылар,алар белән Тукай әсәрләрен  уку үткәрелде. Чара ахырында балалар бик теләп сәхнәләштерелгән "Кәҗә белән Сарык"әкиятен карадылар. 

23  апрель көнне Югары Мәтәскә авыл клубында "Үткәндә калган хатирэлэр" дип исемләнгән очрашу  үтте. Чараның төп герое Югары Мәтәскә авылында туып үсеп,  бөтен  гомерен терлекчелеккә багышлаган Миннегөл апа Галиаскарова. Анын хезмәт кенәгәсендә бары тик бер юл: "Фрунзе исемендәге колхоз - терлекче". Эшләгэн елларында  Миннегөл апа Югары эш курсәткечләренә ирешә. Хезмәтенэ күрә хөрмәте-күпсанлы Мактау грамоталары һәм истәлекле буләкләргә лаек була. Озак еллар авыл Советы депутаты булып сайлана. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул хәзер дә актив  тормыш алып бара. Кешеләр белэн елмаеп аралашучы, уен-көлке яратучы бу апага  үз яшен берничек тә биреп булмый. Бүгенге  көндэ ул кызы Әлфия тәрбиясендә. Гомер көзләрен кичерә. Оныклары, оныкчыклары өчен ул  - иң кадерле һәм яраткан әбилэре булып тора. Оныгы Ралия аның турында бик җылы сүзләр җиткерде: "Безнең әби бик эш сөючән, юмарт, бик тәмле итеп ризыклар әзерли. Аннан башка без нишләр идек" ди. Алда да Миннегөл апага саулык-сәламәтлек, озын - озак гомер телибез.

Цифрлаштыру ул - тормыш һәм җитештерүнең төрле өлкәләренә заманча цифрлы технологияләр кертү. Цифрлы трансформация акрынлап бизнесның һәм һәр кешенең барлык өлкәләренә килә, һәм вакытлар узу белән ул тагын да ачыграк һәм сизелерлек булачак. Казаклар авыл китапханәсе клуб белән берлектә “Цифрлаштыру һәм бүгенге көндә аның урыны”дигән темага әңгәмә үткәрде. Катнашучылар цифрлаштыруның нәрсә икәнен, тормышның нинди өлкәләренә үтеп керәчәге һәм Россиядә цифрлаштыру ни өчен кирәк булуы турында белделәр. Шулай ук катнашучылар цифрлаштыруның төп юнәлешләре һәм бүгенге көндә кайда кулланылуы турында белделәр.

 Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан 24 апрель көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче балалар арасында  "Тукай сукмагы буйлап " дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр.

 

Габдулла Тукай — өлкәннәрнең дә, балаларның да иң яраткан шагыйре.Аның әсәрләре кешеләрнең күңел дөньясын яктырта.
24 апрель көнне Балыклы авылы  башлангыч мәктәбе укучылары белән,Тукай әкиятләренә нигезләнеп  "Минем яраткан геройларым "дигән рәсем бәйгесе үткәрелде.


25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

22 апрель көнне Казаклар авылы мәдәният хезмәткәрләре, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары белән берлектә, Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне уңаеннан, "Бөтенроссия Тарих һәм мәдәният һәйкәлләре турында кайгырту көне" акциясенә кушылдылар. Бу акция кысаларында катнашучылар "Билгесез солдат" һәйкәле территориясен җыештыру буенча өмә үткәрделәр. Балалар узган елгы яфраклардан һәйкәл территориясен чистарттылар, иске ботакларны җыештырдылар.

Теләче җирлекара китапханәсе быелның 21 мартыннан 21 апреленә кадәр “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен Шушы булыр  иң зур бүләгең”  дип исемләнгән видеоязмалар акциясе игълан иткән иде.  Катнашучылар #Габдулла Тукай 136 ел, #Теләчеүзәккитапханәсе  хештегларылары белән в контакте һәм Телеграм социаль челтәрләрендә халыкка җиткерелде. Бәйгедә барлыгы 145 кеше катнашты. Аларның яше 3 яшьтән 79 яшькә кадәр. Географиягә килгәндә үзебезнең Теләче районыннан гына түгел, күрше Саба, Арча районнарыннан, Түбән Кама, Казан шәһәрләреннән дә акциягә кушылучыларыбыз  булды.

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның иҗаты аша татар теленең сафлыгын, бөеклеген укучыларыбызга җиткерү максатыннан 22 апрель көнне Олы Мишә урта мәктәбендә “Тукай – сүнмәс йолдыз ул” дип исемләнгән әдәби сәгать уткәрелде.  

20 марттан хезмәтне саклау айлыгы башланды. Хезмәтне саклау айлыгы-ул эш шартларын яхшырту, уку, культура, хезмәт һәм уку дисциплинасын арттыру максатыннан үткәрелә торган иҗтимагый чара. Олы Мишә урта мәктәбендә хезмәтне саклау чараларына күп вакыт һәм игътибар бирелә. Быел беренче чараларның берсе-1-5нче сыйныф укучылары арасында хезмәтне саклау буенча рәсем конкурсы булды.

22 апрель көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге укытучысы – психологы Кувшинова Людмила Сергеевна 8-11 сыйныф укучылары белән очрашты Ул Һөнәри юнәлеш бирү буенча әңгәмә үткәрде. Ахырда укучылар анкета сорауларына җавап бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International