23 апрель көнне Югары Мәтәскә авыл клубында "Үткәндә калган хатирэлэр" дип исемләнгән очрашу үтте. Чараның төп герое Югары Мәтәскә авылында туып үсеп, бөтен гомерен терлекчелеккә багышлаган Миннегөл апа Галиаскарова. Анын хезмәт кенәгәсендә бары тик бер юл: "Фрунзе исемендәге колхоз - терлекче". Эшләгэн елларында Миннегөл апа Югары эш курсәткечләренә ирешә. Хезмәтенэ күрә хөрмәте-күпсанлы Мактау грамоталары һәм истәлекле буләкләргә лаек була. Озак еллар авыл Советы депутаты булып сайлана. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул хәзер дә актив тормыш алып бара. Кешеләр белэн елмаеп аралашучы, уен-көлке яратучы бу апага үз яшен берничек тә биреп булмый. Бүгенге көндэ ул кызы Әлфия тәрбиясендә. Гомер көзләрен кичерә. Оныклары, оныкчыклары өчен ул - иң кадерле һәм яраткан әбилэре булып тора. Оныгы Ралия аның турында бик җылы сүзләр җиткерде: "Безнең әби бик эш сөючән, юмарт, бик тәмле итеп ризыклар әзерли. Аннан башка без нишләр идек" ди. Алда да Миннегөл апага саулык-сәламәтлек, озын - озак гомер телибез.