Управление ФНС России по Республике Татарстан приглашает налогоплательщиков на вебинар по изменениям законодательства по налогу на доходы физических лиц в части декларирования доходов и получения налоговых вычетов физическими лицами в 2022 году, который состоится 10 февраля 2022 года в 10.00 часов по мск.
Чын хоккей яратучылар бүген «Иске Җөри Кубогы " өчен көрәшү өчен Җөри бозына җыелдылар. Моңа һава торышының яхшы булуы һәм катнашучыларның яхшы кәефе ярдәм итте. Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Н.н.Хаҗипов катнашты. Турнирда биш команда катнашты.
22 январь көнне Теләче урта мәктәбенең 2008-2009 елда туган кызлар командасы, мәктәп директоры Хафизов Айнур Фирдәвес улы һәм физик тәрбия укытучылары Хакимов Рафил Рифат улы, Салахиев Булат Ринат улы җитәкчелегендә Болгар шәһәренә юл алган иде. Сәбәбе Татарстан Республикасында мини-футбол буенча "Мини-футбол" Бөтенроссия проектының финал турнирында катнашу. Һәм менә күптән түгел нәтиҗәләр дә билгеле булды! Безнең команда лаеклы 3 урында! Әлеге зур җиңү белән команданы һәм тренерларын котлыйбыз! Шулай ук ярышта спонсорлык ярдәме күрсәткән иганәчеләргә рәхмәт белдерәбез!
21 гыйнвар көнне район мәдәният йортында “Аулак өй баттл” конкурсы булып үтте. Биредә Саба, Әтнә, Теләче шагыйрь-язучыларыннан торган командалар үз-ара көч сынашты.
Безнең картинг клубы командасы составында: Шайдуллин Тимур, Толмачев Кирилл, Заһидуллин Сайт, Сәхәбиев Данис, Салманов Нарим, Шәмсетдинов Самат һәм Гарифуллина Руфинә. Команда зачетында III урынны яуладылар.
Урта Мишә авыл китапханәсендә “Экологик сукмак буйлап сәяхәт” темасына экологик уен-викторина үткәрелде. Балалар бик теләп төрле конкурсларда катнаштылар.Әлеге чара белән без балаларны табигать дөньясына җәлеп итәргә, табигатьнең кеше тормышындагы әһәмиятен аңлатырга тырыштык.
2022 нче елның 14 нче гыйнварыннан 17 нче гыйнварына кадәр Теләче муниципаль районы укучылары, Иске Җөри урта мәктәбенең Инглиз теле укытучысы Хөсәенов Зиннур Зөфәр улы җитәкчелегендә, инглиз теле буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабында катнаштылар.
16 нчы гыйнвар көнне Саба-Аренада бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси Кубогының 1 нче турының зона этабы булып узды, анда өстәмә белем бирү педагогы А.Ф. Җаббарова һәм Ш. А. Шәяхмәтова катнашты.
Иҗади түгәрәккә йөрүче укучылыр белән Олы Нырсы авылы китапханәсендә “Кошлар – безнең дусларыбыз” дип исемләнгән кошларга җимлекләр ясау буенча конкурс булып узды. Укучылар кошларга җимлекләр ясадылар һәм аларны үз йортлары яннарындагы агачларга элделәр. Бу эш хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү белән беррәттән балаларда зур кызыксыну уятты.
Әбде авыл китапханәсендә «Наш край родной в стихах и прозе» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде һәм аңа күзәтү үткәрелде. Анда Татарстанның күренекле шагыйрьләренең һәм язучыларының китаплары урын алды. Алар укучыларда игелек, матурлык, мәрхәмәтлек, туган якка һәм аның табигатенә мәхәббәт тәрбияләүдә дәресләр бирә. Күргәзмәдә шулай ук «Казан», «Татарстан», «Казан утлары», Идел» журналлары белән танышырга мөмкин.