"Мини-футбол"

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

22 январь көнне Теләче урта мәктәбенең 2008-2009 елда туган кызлар командасы, мәктәп директоры Хафизов Айнур Фирдәвес улы һәм физик тәрбия укытучылары Хакимов Рафил Рифат улы, Салахиев Булат Ринат улы җитәкчелегендә Болгар шәһәренә юл алган иде. Сәбәбе Татарстан Республикасында мини-футбол буенча "Мини-футбол" Бөтенроссия проектының финал турнирында катнашу. Һәм менә күптән түгел нәтиҗәләр дә билгеле булды! Безнең команда лаеклы 3 урында! Әлеге зур җиңү белән команданы һәм тренерларын котлыйбыз! Шулай ук ярышта спонсорлык ярдәме күрсәткән иганәчеләргә рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International