2022 нче елның 14 нче гыйнварыннан 17 нче гыйнварына кадәр Теләче муниципаль районы укучылары, Иске Җөри урта мәктәбенең Инглиз теле укытучысы Хөсәенов Зиннур Зөфәр улы җитәкчелегендә, инглиз теле буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабында катнаштылар.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча призлы урыннар яуладылар:
- Заһидуллина Нурфия, Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы (укытучысы: Җаббарова Гөлнара Нәҗип кызы)
- Мортазина Гөлфия, Иске Җөри урта гомумбелем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы (укытучысы: Хөсәенов Зиннур Зөфәр улы)
-- Жангалеева Аделия, Үзәк урта гомумбелем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы (укытучысы-Мортазина Лилия Хөснетдин кызы)