ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Урта Мишә авыл китапханәсе “Почтальон Печкинның букчасыннан” дигән әдәби уен программасы уздырды. Балалар мавыктыргыч балалар журналлары дөньясына сәяхәт кылды. Алар китапханәгә килүче матур рәсемле вакытлы матбугат басмалары белән танышты. Китапханәче һәр журналның кабатланмас үз кыяфәте һәм стиле булуы, димәк, үз укучысы да булырга тиешлеге турында сөйләде. Яшь китап сөючеләр зур кызыксыну белән аларны карады, үзләренә яңа һәм мавыктыргыч мәгълүматлар да тапты.  

Бу ялларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен “Кышкы каникулда – күңелле китап белән” дип исемләнгән чара уздырылды. Катнашучылар китап күргәзмәсе белән танышты,  кыш турында язылган әкиятләр, шигырьләрне кычкырып укыды, үзләренә ошаган китапларны өйләренә яздырып алды.

Максабаш авылы мәдәният йортында  мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен “Җем-җем килә чыршы утлары” дип исемләнгән  сихри бәйрәм чарасы уздырдылар. Балалар төрле конкурсларда катнаштылар, җырладылар, биеделәр һәм бүләкләргә ия булдылар.

Сауш авылы китапханәчесе балалар өчен «Күнелле стартлар» уен-кичәсе үткәрде. Балалар төрле күнелле уеннар уйнады, табышмакларга жаваплар әйтте, кызыклы сораулар бирде… Кичә ахырында балаларга китаплар тәкъдим ителде.

Сауш авылы китапханәсендә балалар өчен “Мәкальләр дөньясында” дип исемләнгән әдәби уен үткәрелде. “Мәкальләребез турында” дип аталучы 1 бүлектә (Мәкаль дип нәрсә атала?, мәкальләр ничек барлыкка килгән?..) кыскача мәгълүмат бирелде. 2 бүлектә мәкальләр укылды, “Мәкальне дәвам ит” дигән уен оештырылды.

8 гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсендә «Под чистым снегом Рождества» дип исемләнгән танып - белү уены үткәрелде.

Раштуа – христиан динен тотучыларның кышкы каникуллар вакытына туры килүче, балалар тарафыннан зур шатлык буларак кабул ителүче иң якты бәйрәме. Әлеге тема буенча бәйрәм программасы әзерләү бик зур фантазия һәм иҗат таләп итә. Без Россиядә Раштуаны бәйрәм итүнең йола моментлары буенча белемнәрне практикада ныгыту максатыннан уен - сәяхәт вариантын сайладык.

Кышкы каникул көннәрендә балаларның ялын  файдалы үткәрү максатыннан 7 гыйнвар көнне Олы Нырсы  авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән «Каникуллар күңелсез булмый» дип исемләнгән  спорт уеннары, кыш турында шигырьләр  уку, табышмаклар конкурсы уздырдылар

Шул уңайдан Олы Нырсы авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе эшләде. Китап укучылар аның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылыр,  “Җиде төстә кунакта” дигән китабы аеруча кызыксыну уятты. Укучыларга “Минем туган көнемдә” исемле җыентыгы тәкъдим ителде,шигырьләре кычкырып укылды.

Иске Җөри авылы китапханәсендә каникулда китап укырга килгән  укучыларга "Китап битләрендә Кыш” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Укучылар бик теләп күргәзмә белән таныштылар, кыш, Яңа ел турында шигырьләр укыдылар, табышмаклар чиштеләр,  күңелле уеннар уйнадылар.

 Татар язучысы, шагыйрь Татарстан республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиевка 75 яшь тулу уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Рухи мирасыбыз сакчысы” дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Язучы буларак Разил Вәлиев әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә.Туган җир, аның күрке булган табигать, халык, милләт язмышы турында борчылулы фикер тойгылар иҗатының төп идея эчтәлеген тәшкил итә. Китап укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International