Иске Җөри авылы китапханәсендә якташ язучыбыз, журналист, рәссам Дания Гайнетдинованың 70 яшьлеге уңаеннан яшьләр белән “Туган ягы кирәк кешегә” дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, язучының туган якка багышланган хикәяләре укылды, картиналары белән таныштырылды.
Балалар шагыйре Рафис Корбанның 65 яшьлек туган көне. Рафис Корбан балалар дөньясын яхшы төшенә, нәниләр күңелен аңлый, алар өчен яза. Ул ихлас һәм мавыктыргыч әсәрләрендә баланың кызыксынып дөнья тануын үтемле итеп күрсәтә белә. Язучының юбилее уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Балалар күңеленә юл” дип исемләнгән шигърият сәгате узды. Чарада катнашучы балалар “Тимерле чәй” китабыннан шигырьләр тыңладылар.
Иске Җөри авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Яӊа елныӊ сихри мизгелләре" дигән исем астында балалар өчен чыршы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә барлык балалар әти-әниләре белән бергәләп бәйрәм кичәсендә күңел ачтылар. Чыршы тирәли җыр җырлап әйләнделәр, биеделәр, җырладылар, шигырьләрен сөйләделәр һәм уеннар уйнадылар. Кыш бабай барлык балаларга да бүләкләр өләште. Бәйрәм ахырында лоторея уйнадылар.
Теләче үзәк китапханәсенең уку залында "Кышкы уеннар" дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесе үткәрелде.
Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Сезне районыбыз халкы, шәхсән үз исемемнән, 85 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәм.
Бүген без Сезне зыялы, затлы, халкыбыз язмышы өчен җан атучы мөхтәрәм кешебез – Ил агасы буларак хөрмәтлибез.
Православной Церковью 19 января (по новому стилю) празднуется Крещение или Богоявление. Это самый древний праздник у христиан, и его установление корнями уходит к временам учеников-апостолов Христа. Он имеет еще и древние названия: «Епифания» - явление, «Теофания» - Богоявление, «Святые светы», «Праздник Светов» или просто «Светы», так как именно Сам Господь пришел в мир в этот день, чтобы явить ему Свет Неприступный.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2022 елның 19 январьда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра
6 гыйнвар көнне Теләче үзәк һәм балалар китапханәсенә Теләче урта мәктәбенең 4 "Г" сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Нуретдинова Г.К.) экскурсиядә булдылар. Китапханәче укучыларны китап фонды, китапханәгә килүче газета- журналлар белән таныштырды, китап күргәзмәләренә күзәтү үткәрде, якташ язучыларыбызның иҗаты турында сөйләде.
Чара уку залында балалар язучысы Нәкыйп Каштановка 80 яшь тулу уңаеннан "Шигъри җанлы шәхес" исемле әдәби сәгать белән дәвам итте. Укучылар язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар. Ахырдан үзләренә охшаган китапларны өйләренә яздырып алдылар.
4 гыйнвар көнне Сауш авылы мәдәният йортында балалар өчен “Хуш килдең, Яңа ел” дигән бәйрәм чарасы үткәрелде. Кыш бабай белән Кар кызына балалар үзләре өйрәнгән шигыъләрен сөйләделәр, җырлар башкардылар, төрле милли уеннар уйнадылар.
5 гыйнвар көнне Ю. Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә балалар өчен "Кыш бабайның серле капчыгы" дигән чыршы бәйрәме узды. Кичәдә Кыш бабай белән Кар кызы урман җәнлекләрен дә кунакка алып килеп нәни дусларына төрле күңелле уеннар уйнатты.