Шигърият сәгате узды.

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Балалар шагыйре  Рафис Корбанның 65 яшьлек туган көне. Рафис Корбан  балалар дөньясын яхшы төшенә, нәниләр күңелен аңлый, алар өчен яза. Ул  ихлас һәм мавыктыргыч әсәрләрендә баланың кызыксынып дөнья тануын үтемле итеп күрсәтә белә. Язучының юбилее уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Балалар күңеленә юл” дип исемләнгән шигърият сәгате узды. Чарада катнашучы балалар “Тимерле чәй” китабыннан шигырьләр тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International