4 гыйнвар көнне Сауш авылы мәдәният йортында балалар өчен “Хуш килдең, Яңа ел” дигән бәйрәм чарасы үткәрелде. Кыш бабай белән Кар кызына балалар үзләре өйрәнгән шигыъләрен сөйләделәр, җырлар башкардылар, төрле милли уеннар уйнадылар.